Яңалыклар
1 сентябрь 2023, 07:26

СВОга бару уе күптән башта йөри иде

Башкортстан Башлыгы хакимияте хезмәткәре СВОга китә.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Әле республикада Салават Юлаев исемендәге икенче батальонга контрактчыларны җыялар. Ирекмәннәре арасында Башкортстан Башлыгы хакимияте хезмәткәре дә бар.

 “Бу озак уйлап хәл иткән карар. Минем эш тә шул юнәлештә булды: мин контарктчыларга кагылышлы оештыру мәсьәләләре белән дә шөгыльләндем. Шуңа СВОга бару уе күптән башта йөри иде инде. Уйларыгыздан куркыгыз, алар эшнең беренче адымы диләр бит. Минем дә шулай булды”, – ди Р.

Башта ул бар документларын да җыйган, аннары гына шалтыратырга җөрьәт иткән.

“Әгәр шалтыратсам, кире юл булмаячак, дип уйлыйм. Куркыныч булды! Әмма номерны җыйдым һәм язылырга теләвемне әйттем. “Әлбәттә, брат” дип җавап бирделәр. Шунда инде мин үземнең дөрес карар кабул итүемне аңладым”, – дип бәян иткән түрә.

Иң авыры өйдәгеләргә әйтү булган. Башта каршы булса да, ахырда тормыш иптәшем минем карарны хуплады, ди Р.

Әле ул медкомиссия үткән һәм озакламый юлга кузгалачак.

Әйткәндәй, әлеге батальонга да республика ярдәм итәчәк. Ил җитәкчесе Владимир Путин да һәрдаим солдатларга ярдәм итәргә кирәклеген әйтеп тора. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас