

Эш бирүче эш урынына исереп килгән хезмәткәрне медицина тикшерүе үткәрмичә дә, эштән азат итә ала. Моны Югары судның гражданнар эше буенча суд коллегиясе раслады. Югары суд Петербургның “Кызыл Октябрь” заводында эшләүче җыючы слесарь эшен караган. Аңа карата эш урынында исерек булуы турында акт төзелгән булган. Ир үзе аңлатып язарлык хәлдә булмаган, “гафу итегез, хата ясадым” дип язу белән генә чикләнгән.
Ирнең начальнигы аңардан медцина тикшерүе үтүне таләп иткән. Әмма слесарь бу процедураны 1600 сум түләп үтүдән баш тарткан. Нәтиҗәдә ирне эштән алганнар һәм ул судка мөрәҗәгать иткән.
Ир судны җитәкчелекнең аның исерек булуын дәлилләүче фактлар юк иде, дип ышандырган, ә гафу үтенгән сүзләрне басым астында яздырдылар, дигән. Элекке хезмәткәр аны эшкә алуларын, шулай ук әхлакый зыян түләттерүне таләп иткән. Судларның беренче өч инстанциясе ир ягында булса да, Югары суд предприятие яклы булган.
Югары инстанция алкоголь исереклеге халәтен медицина тикшерүе ярдәмендә генә түгел, башка дәлилләр белән дә ачыклап була, дип билгеләгән. Нәтиҗәдә суд слесарьны эш урынына кайтару карарын гамәлдән чыгарган һәм эшне кабаттан тикшерүгә җибәргән. Судта искәртүләренчә, эш урынында гына түгел, ә эш бирүче оешма территориясендә дә исерек килеш күренергә ярамый.
Чыганак: ria.ru