Яңалыклар
30 август 2023, 06:28

"Сөт иле"нә рәхим итегез!

2 сентябрьдә Уфада «Сөт иле» фестивале оештырыла.

"Сөт иле"нә рәхим итегез!"Сөт иле"нә рәхим итегез!
"Сөт иле"нә рәхим итегез!

2 сентябрьдә Уфада «Сөт иле» фестивале оештырыла.

Анда гадәттәгечә сөт продукциясе ярминкәсе эшләячәк. Росмол, Кырмыскалы сөт-консерва комбинаты, Уфа сөт заводы, Мәләвез сөт-консерва комбинаты, «Алексеевка» агросәнәгать комплексы, Мәсәгуть сөт комбинаты, «Тәвәкән», Бәләбәй сөт комбинаты, СН-Продукт һәм башкалар үз товарларын тәкъдим итәчәк.

 «Сыр кибете»ндә исә республиканың төрле район-шәһәрләреннән 13 җитештерүченең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак. Ә менә бия сөтеннән эшләнгән эчемлек яратучылар өчен «Кымызлы бар» эшләячәк. Кыскасы, һәркем күңеленә хуш килгәнен табар.

Шунысын гына исәптә тотыгыз, быел “Сөт иле” фестивале яңа мәйданчыкта Дуслык монументы янында Агыйдел елгасы буенда оештырыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас