

Бүген, 29 августта, машина йөртүчеләрең күбесе “Башнефть” заправкаларында бензинга хак артуын күрми калмагандыр. Ягулыкка хаклар җәен инде унберенче тапкыр артты. АИ-100-К5 бәясе 62,65 сум дәрәҗәсендә сакланды. ATUM-95 өчен 52,95 сумны чыгарып салырга туры киләчәк. АИ-92 хакы үзгәрешсез калды – 48,80 сум. ATUM-92 «Класс 5», 30 тиенгә артып, 49,90 сумга җитте. Дизель ягулыгы үзгәрешсез калды – 58,20 сум.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада “Башнефть” ягулыкка хакларны арттырган иде инде. Шулай итеп, 1 июньнән АИ-100 – 3,7, ATUM-95 – 2,8, АИ-92 – 2,25, ATUM-92 – 2,65, дизель ягулыгы 1 сумга артты.
Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгында бензинга ваклап сату бәяләренең үзгәрү сәбәбе турында сөйләделәр. Ведомствода моны әлеге ягулык төренә биржа бәяләренең артуы белән бәйлиләр.
Чыганак: bashinform.ru