

Республикада бу атнада болытлы һава торышы фаразлана. Башгидрометүзәк синоптиклары мәгълүматлары буенча, 6 сентябрьгә кадәр Башкортстанда кыска вакытлы яңгырлар явачак, һава темпертурасы иң күбе дигәндә +19 градускача күтәреләчәк. Иң җылы көн 3 сентябрьдә булыр дип көтелә, термометр баганалары +28 градускүрсәтәчәк, дип вәгъдә итә синоптиклар.
7 сентябрьдән Башкортстанда кояшлы һәм коры һава торышы урнашачак, көндез уртача температура – +24, төнлә +13 градус булуы көтелә.
Бүген, 28 августта, шулай ук көн болытлы булмакчы. Ишеткәнсездер, төнлә яңгыр яуды. Бүген көндез +10, +15 градус җылы булачак. Мисал өчен, әле Уфа читендә урнашкан Шамонино авылында термометр баганасы +9 градус җылы күрсәтә.
Ай-һай, эссе җәйдән кинәт көзгә керү җиңел булмады...
Чыганак: bashinform.ru