

Санкт-Петербургта Башкортстан Республикасы Көннәре чарасы чикләрендә республиканың төзекләндерү буенча экспертлары төньяк башкаланың 3 җәмәгатьчелек мәйданында булды. Алар: Исаакиев мәйданындагы модульле бакча, “Яңа Голландия” паркы һәм “Флагшток на Крестовом острове” территориясе.
Быел шәһәр көненә багышлап төзелгән модульле бакча Исаакиев мәйданындагы Зәңгәр күпердә пәйда булган. Ул “трансформер-бакча” рәсми булмаган атама алган. Биредә бөтен үсемлекләр җир туфрагына түгел, ә аерым квадрат савытларга утыртылган һәм аларны күчереп, төрле тәртиптә урнаштырып була. Гаҗәеп матур итеп формалаштырылган чәчәкләр һәм дәү агачлар махсус кавырсын савытларга утыртылган.Төзекләндерү буенча белгечләр уңайлы кала мохитен тудырганда борынгы тәҗрибә белән замана тенденцияләрен яраклаштыра алган.
Аерым утрауда урнашкан “Яңа Голландия” паркы Башкортстан кунакларында аеруча зур кызыксыну тудырды. Петр I заманында биредә агач белән кораб келәтләре урнашкан булса, территориянең бер өлешендә “шешәләр” дигән диңгез төрмәсе булган. XX гасырда утрау хәрби-диңгез ведомствосына караган. 2000 нче елларда гына бирегә халыкны кертә башлаганнар. Бүген исә биредә яшел үлән күпереп үсеп утыра. Җәен кешеләр яшел үләнгә ял итәргә килсә, кышын шугалак (каток) ясыйлар. Шулай ук яңартылган тарихи биналар урын алган.
“Флагшток на Крестовом острове” - биредә Санкт-Петербургның “Зенит” футбол командасының байрагы - 20гә 30 метр зурлыгындагы 105 метрлы флагшток арихитектурасы төзелгән. Концерт мәйданы, фудкортлар, газоннар ясалган. Тиздән ел әйләнәсенә эшләүче бассейн төзеләчәк. Ә Балтыйк диңгезе яры буйлап зур территориядә гаять зур шугалак ясаячаклар. Аның янында шәһәрнең бөтен ягыннан күренеп торучы 462 метрлы дәү кораб урнашкан. Каланың яңача диңгез рәвешен, ягъни Балтыйк буен, Санкт-Петербург хөкүмәте малтабар-партнерлары белән бергәлектә төзекләндерә икән.
Инде безнекеләр шундый матурлыклардан илһам җыеп кайтып, Уфабызны матурайтуда җиң сызганып байтак файдалы эшләр башкарыр дигән ышаныч бар. Чөнки бу җәһәттән башкалабызда хәттин күп эшләр башкарасы бар әле.
Александр ДАНИЛОВ фотосы.