Яңалыклар
26 август 2023, 12:55

Радий Хәбиров Петербургта Башкортстан Көннәренә старт бирде

Радий Хәбиров аләмне күтәрү тантанасында катнашты һәм коралдан көннең яртысын белдерүче залп бирде.

Радий Хәбиров Петербургта  Башкортстан Көннәренә старт бирдеРадий Хәбиров Петербургта  Башкортстан Көннәренә старт бирде
Радий Хәбиров Петербургта Башкортстан Көннәренә старт бирде

26 августта Санкт-Петербургта Башкортстан  җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкчелегендәге республика делегациясе төньяк башкалага сәфәр кысаларында Петропавловск крепостеның тарихи-мәдәни объектларында булды. Заячье утравында урнашкан оборона корылмасы 1703 нче елның 23 маенда төзелә башланган. Бу шәһәргә нигез салган көн булып санала.

               Санкт-Петербургның тышкы элемтәләр комитеты рәисе Евгений Григорьев төбәк башлыгын корылманың мөһим объектлары белән таныштырды. Андреев аләмен күтәрү һәм Нарышкин бастионы коралыннан залп бирү - ул Петропавловск ныгытмасының Санкт-Петербург тарихына бәйле төп традициясе. Радий Хәбиров аләмне күтәрү тантанасында катнашты һәм коралдан көннең яртысын белдерүче залп бирде.

               -Бу - Ватаныбыз тарихына бәйләнгән бик борынгы йола.  Ә без әлеге символик залп белән Санкт-Петербургта Башкортстан Көннәрен ачтык,- диде Радий Хәбиров.

***

               Әйткәндәй, бу көннәрдә Петропавловск ныгытмасында Арктика салоны чарасы бара. Аны Арктика эшләре буенча кала комитеты оештырган. Чара төньяк башкаланың мәдәни, гыйльми-мәгариф куәтен күрсәтә. Ул шулай ук кала кунакларын Арктика төбәкләре табигате, Төньякта яшәүче төп халыкның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыра.

               Моннан тыш, 24 августтан алып 30 сентябрьгә кадәр Санкт-Петербургның Арктика һәм Антарктика дәүләт музеенда  Валерьян Албанов исемендәге Уфа полярникларының күчмә күргәзмәсе эшли.

               БР Башлыгы сайтыннан.

 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас