

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкчелегендәге делегация Санкт-Петербургта Башкортстан көннәре чарасында катнаша. Чара 25-27 августта үтә.
Программада: эшлекле очрашулар, эшлекле сөйләшүләр, күргәзмә һәм мәдәни чараларда катнашу.
Эшлекле форум - төп вакыйгаларның берсе. Аның барышында Башкортстанның инвестицион һәм икътисади куәте белән таныштыру, “Төбәкара партнерлык - территорияләр үсеш нигезе” темасына пленар утырыш үтә.
Радий Хәбиров эшлекле программа кысаларында Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очраша. Берничә мөһим килешүгә кул куелачак. Ул шулай ук шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан Башкортстан экспозицияләре мәйданында булачак.
26 август кичендә Санкт-Петербургның Сарай мәйданында “Башкортстан дусларын җыя” республика иҗади коллективлары һәм башкаручылары концерты булачак.