Яңалыклар
26 август 2023, 09:24

Питерлыларга бай сый-хөрмәт белән

Җитештерүчеләрбез Петербургка 600 килограммга якын төрле сортлы бал алып барган.

Питерлыларга бай сый-хөрмәт беләнПитерлыларга бай сый-хөрмәт белән
Питерлыларга бай сый-хөрмәт белән

Санкт -Петербургта Башкортстан Республикасы көннәре чикләрендә төньяк башкалада “Бал һәм каз” Башкортстан җитештерүчеләренең товарлар ярминкәсе һәм гастрономик фестивале бара. Ул 3 көн эшлиячәк.

            Питерлыларга республиканың иң яхшы сый-хөрмәтләре: Архангель кайнатмалары, Башкортстан үләннәре, чәк-чәк, бал, кымыз, һ.б.лар. тәкъдим ителә. Теләүчеләрне башкорт туңдырмасы белән сыйлыйлар. Бал лавкасы, аеруча популярлык яулый.

            Бал питерлыларларга бигрәк ошаган. Тәмләп караганнан соң, сатып та алалар икән. Җитештерүчеләрбез  Петербургка  600 килограммга якын төрле сортлы бал алып барган. Сәүдә уңышлы бара, 3 көн эчендә сатып бетерүдә шикләнмиләр.

            Башкорт тирмәләре чара барган мәйданның чагу бизәгенә әверелгән. Аларның берсендә Стәрлетамак районының “Юрматы”фольклор  ансамбле тамашачыларны  чыгышлары белән сөендерә. Ансамбльдә катнашучылар белдерүенчә, биредә башкорт мәдәниятенә кызыксыну күрсәтәләр. “Кешеләр килеп безнең белән фотога төшәләр, тирмә эчен кереп карыйлар. Биредә дустанә мохит һәм һава торышы да яхшы”,- дип уңай кичерешләре белән бүлешә алар.

Фото: "Башинформ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас