Яңалыклар
26 август 2023, 13:32

Күргәзмә Башкортстан батырлары белән таныштыра

Санкт-Петербургта Башкортстан Көннәре чикләрендә “Башкортстан ватан сагында” күргәзмәсе эшли.

Күргәзмә Башкортстан батырлары белән таныштыраКүргәзмә Башкортстан батырлары белән таныштыра
Күргәзмә Башкортстан батырлары белән таныштыра

Ул шәһәрдә яшәүчеләрне һәм кунакларны Башкорстаннан чыккан Русия геройлары, аларның ил җиңүенә салган өлешләре һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган солдатларның исемнәрен кире кайтаручы республика эзтабарлары эше белән таныштыра. 112 нче башкорт кавалерия дивизиясе оешуы һәм легендар генерал, Русия герое Миңнегали Шәйморатов тарихы - аерым тема. Махсус хәрби операция темасы да күргәзмәдә чагылыш тапкан. Мәгълүм булуынча, махсус хәрби операциядә катнашу өчен Шәйморатов, Достовалов, Салават Юлаев исемнәрендәге батальоннар оештырылды.  Шулай ук биредә  Русия Герое исеменә лаек булган Башкортстан егетләре турында да бәян ителә.  Алар Максим Серафимов (һәлак булганнан соң), Степан Белов, Тамерлан Илгамов (һәлак булганнан соң), Игорь Насибуллин (һәлак булганнан соң), Борис Дудко, Алмаз Сафин (һәлак булганнан соң).

               Бөек Ватан сугышы елларында ясалган фотолардан тыш, күргәзмәдә сугыш чоры әйберләре: фляжкалар, котелоклар һ.б.- лар урын ааган.

               Экспозиция шулай ук 1812 елдагы Ватан сугышында, Гражданнар сугышы елларында Петроградны обороналауда катнашкан башкорт отрядлары турында сөйли.

Альбина ЗУБАРЕВА фотосы.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас