

Республикада туризм үсеше белән БР эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Азамат Галин таныштырды. “Торатау” геопаркының гендиректоры Артур Иделбаев һәм “Янган-тау” геопаркы вәкиле Эдуард Хәбибуллин үз территорияләренең уникаль үзенчәлекләре турында сөйләсәләр, “Чикләрсез дөнья” җәмгыяте директоры Светлана Сулимова республика пенсионерларына бушлай сәяхәт итү мөмкинлеге биргән “Башкорт озын гомерлелеге. Туризм” программасы турында бәян итте. Бу җәһәттән башка кызыклы чыгышлар да булды.
Чарада Башкортстанның 9 туроператоры катнашты. Алар кунакчыл Санкт-Петербургтагы коллегалары белән актив аралашты, призлар уйнатты. Алар арасында юлламалар белән башкорт сувенерлары да булды.
Александр ДАНИЛОВ фотолары.