

Башкортстанга кыраулар кабат әйләнеп кайтты.
Алдагы көннәрдә республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар күзәтелер. Аерым районнарда кырау төшә, һава температурасы – 0... -2 °С.
Бу кырауларның да авыл хуҗалыгы культураларына зыян салуы ихтимал. Аларны каплау, саклау чарарларын күрегез, дип хәбәр итә белгечләр.
Ялларда һава температурасының түбәнәюе көтелә. Башгидромет синоптиклары шимбә, 26 августта, көндез кыска вакытлы яңгырлар булыр, ди. Һава температурасы төнлә +2, +7°, көндез +15, +20°.
Якшәмбе, 27 августта, төнлә, урыны белән, көндез республика буенча, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Температура төнлә +3, +8°, көндез +13, +18°.
Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 5–10 метр тизлектә исә.
Җәй тәмамлануы шулмы икән?