Яңалыклар
24 август 2023, 09:14

Тарихны яңа дәреслек буенча

Башкортстанның югары сыйныф укучылары тарихны яңа дәреслекләр буенча укыячак.

Тарихны яңа дәреслек буенчаТарихны яңа дәреслек буенча
Тарихны яңа дәреслек буенча

 

Русия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән югары сыйныф укучылары яңа – бердәм дәреслекләр буенча тарих өйрәнә башлаячак.

Яңа дәреслек өчен сорау ил укытучыларыннан килгән һәм башка чыганаклардан эзләргә туры килгән мәгълүмат җитмәү сәбәпле бирелгән.

Дәреслек өстендә Русиянең тарихи мәгариф буенча ведомствоара комиссиясе рәисе Владимир Мединский һәм академик Александр Чубарьян эшли. Яңа дәреслектә Русиядә һәм дөньяда булган мөһим вакыйгалар буенча иң тулы тарихи картина.

  • Без бу кимчелекне җиңдек, һәм барлык укытучылар да безгә бик ярдәм итте. Хәзер дәреслектә Кытай, Һиндстан, Япония турында күп сөйләнелә. Хәтта беренче тапкыр Африка континенты да бар, бигрәк тә 11 нче сыйныф өчен дәреслектә. Латин Америкасы турында бүлекләр барлыкка килде. Дөньяда мәдәният һәм фән бүлекләре шактый камилләштерелгән, - дип төгәлләде Александр Чубарьян.

Бердәм тарих дәреслеге 4 томнан тора: “Русия тарихы” һәм 10 һәм 11 сыйныфлар өчен “Гомуми тарих”. Киләсе уку елы башына 5-9 сыйныфлар өчен тарих дәреслекләре әзер булачак, ил мәктәпләре тулы бердәм тарих линиясен алачак.

Башкортстан мәктәпләрендә югары сыйныф укучылары да яңа дәреслекләр буенча тарихны өйрәнә башлаячак - бу хакта республиканың Мәгариф министрлыгы кайгыртты. Мәгариф учреждениеләре тарихы укытучылары да яңа дәреслек көтәләр:

- Бер дәреслек кирәк дип ышанам. Анда фактларның тарихи чыганаклар –  архив мәгълүматлары белән ныгытылуы мөһим. Махсус хәрби операциядә ктанашучылар турында мәгълүматлар өстәү дә китапның әһәмиятен арттырачак, – дип саный Благовещен шәһәренең күп профильле һөнәри колледжы тарих укытучысы Ләйсән Ушиярова.

Яңа дәреслек, аның авторлары сүзләренчә, элеккегеләреннән сәясәтләшмәве һәм тарихи хрониканы объектив бәян итүе белән аерылып тора.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас