

Республикага 1998 елгы банкноталар үрнәге буенча җитештерелгән биш сумлык купюралар кайтты. Русия Банкының БР буенча Милли банкы бүлекчәсендә сөйләүләренчә, алар саклаучы лак белән капланган, шул сәбәпле элекке биш сумлык кәгазь акчалар белән чагыштырганда бүгенгеләрнең әйләнеш вакыты якынча 30 процентка озайтылган.
“Биш сумлыклар әйләнештән алынмады, әмма аларны берничә ел бастырмадылар, шуңа бу купюралар сирәк очрый иде. 2000нче еллар башында аларга сорау зур булды, әмма бу акчалар тиз туза иде. Нәтиҗәдә РФ Банкы аларны чыдамлырак тимер акчаларга алмаштырды. Хәзер исә тимер акчаларны чыгаруга караганда кәгазьләрен бастыру отышлырак”, – диде бу хакта БР буенча Милли банкы бүлекчәсенең идарәче урынбасары Егор Михтанюк.
Шул ук вакытта биш сумлык тимер акчаларны кәгазь купюралар белән алмаштырырга җыенмыйлар. Тимер тәңкәләр дә, кәгазьләр купюралар кулланылышта да булачак.
Чыганак: bashinform.ru