Яңалыклар
24 август 2023, 16:50

Полярчылар музеена рәхим итегез

Уфа шәһәренең Полярчылар музее Санкт-Петербургта күргәзмә ачты.

Полярчылар музеена рәхим итегезПолярчылар музеена рәхим итегез
Полярчылар музеена рәхим итегез

 

Бүген, 24 августта, Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан Русиянең Арктика һәм Антарктика дәүләт музеенда В. И. Альбанов исемендәге Полярчылар музееның күчмә күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең исеме -  “Башкортстан диңгезчеләре Ватанга хезмәт итә!”.

Тантана бер үк вакытта Санкт-Петербургта Башкортстан Республикасы көннәренә старт бирде.

Кунакларны БР мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина сәламләде. Ул Арктика музеена җылы очрашу өчен рәхмәт белдерде.

- Без иң яшь музейны бик яратабыз, - диде ул. - Башкортстан диңгездән ерак. Полярчылар музее батырлык һәм хыял турында сөйләүче оазис булып тора.

Шунысы игътибарга лаек, аның Санкт-Петербургтагы экспозициясе Арктика салоны белән туры килә, шул ук көннәрдә ул Петропавловск крепостендә узачак.

Арктика һәм Антарктика музее директоры Наталья Петрова билгеләп үткәнчә, ике музей арасындагы элемтәләр елдан-ел ныгый һәм бүген аларны дусларча профессиональ дип атап була. Питерлылар "Альбанов укуларында" катнашалар, уфалылар Нева шәһәренә төрле күргәзмәләргә киләләр.

- Санкт-Петербург музее белән хезмәттәшлек итү безнең өчен зур әһәмияткә ия, - дип ышандырды В.Альбанов исемендәге Полярчылар музее мөдире вазифаларын башкаручы Оксана Мальцева. – Бу зур, йөз елга якын тарихы булган федераль музей. Монда безнең өчен мөһим булган уникаль чыганаклар саклана.

Арктика музеенда күргәзмә кунаклары “Уфа” су асты көймәсе макеты белән таныша алдылар. Шулай ук, көнкүреш әйберләре, фотолар, китаплар һәм хәрбиләрнең биографияләреннән өзекләр дә бар иде. Башкортстанда туган диңгезчеләр: Сергей Янович, Анатолий Лифшиц, Владимир Маслов һәм башкаларның тормыш юллары белән танышырга була иде. Сергей Яновичның биографиясе, мәсәлән, сызымнар белән бәйле – ул гадәти булмаган әйбер - су асты көймәсе уйлап тапкан. Өч ел эчендә Уфа музее Полярчылар турында өч җыентык чыгарган, алар турында мәгълүмат җыюны дәвам итә.

  • Диңгез кайда һәм Башкортстан кайда? Әмма республикадан 45 меңгә якын егет флотта хезмәт иткәннәр. Безнең җирдә туган 35 кеше адмирал булды, - дип билгеләп үтте Башкортстан диңгезчеләр җыены рәисе Юлай Моратов. –Бүген безнең республика өч корабльгә шефлык итә: “Иван Грен” зур десант корабы, “Сообразительный” корветы һәм “Уфа”су асты көймәсе. Быел алар барысы да Русия Хәрби-Диңгез флоты парадында катнаштылар.

Күргәзмәнең презентациясенә запастагы генерал-майор Риф Сәхабетдинов, Русия Герое, запастагы 1 нче ранг капитаны Константин Сурков; запастагы 1 нче ранг капитаны, Санкт- Петербург  хәрби диңгез базасының контрразведка начальнигы Әсхәт Юмагузин килгән иде.

«Башкортстан диңгезчеләре Ватанга хезмәт итә!" күргәзмәсе Арктика һәм Антарктика музеенда 30 сентябрьгә кадәр үтәчәк. Экспонатлар янында QR-кодлар урнаштырылачак, теләге булган һәркем аудиоэкскурсияне тыңлый алачак.

 

Полярчылар музеена рәхим итегез
Полярчылар музеена рәхим итегез
Полярчылар музеена рәхим итегез
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас