Яңалыклар
24 август 2023, 09:38

«Беренчеләр хәрәкәте»

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 23 августта Бөрҗән районы Иске Субхангул авылында  «Беренчеләр хәрәкәте» Русия яшьләр оешмасының җирле бүлекчәләре активистлары белән очрашты.

«Беренчеләр хәрәкәте»«Беренчеләр хәрәкәте»
«Беренчеләр хәрәкәте»

Аны Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үсеп килүче буынны берләштерү һәм ил үсешенә юнәлдерелгән иң яхшы иҗади идеяләрне һәм инициативаларны популярлаштыруга ярдәм итү өчен булдырганнар иде.

Төбәк җитәкчесенең "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары белән очрашуы Идел буе федераль округының «Яшьләр җыены – 2023» IV Яшьләр гражданнар форумы мәйданчыгында узды. Анда шулай ук Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев һәм илнең Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аиткулова катнашты.

Башкортстан Башлыгы очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм үсеп килүче буын белән эшләүдә уңышлар теләде.

- Безнең яшьләр күп вакыйгалар белән тулы авыр вакытта яши. Сез коронавирус пандемиясе белән безнең уртак көрәштә ярдәм иттегез, махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә, чит ил санкцияләренә каршы торуда катнашасыз. Болар барысы да сезне көчлерәк һәм яктырак итә, сезне чын кешеләр итә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Ә без, үз чиратыбызда, Башкортостанның тотрыклы үсүен, монда яшәү һәм эшләү уңайлы булуын, туган республика белән горурлануыгызны телибез.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев хәбәр иткәнчә, ил төбәкләрендә «Беренчеләр хәрәкәте» формалашу этабы тәмамлана. Әлеге оешманың активистларына үсеп килүче буын белән җитди эш башкарырга туры киләчәк.

- Сез - безнең ышанычлы партнерларыбыз. Ләкин сезнең хезмәт нәтиҗәләре шунда ук күренмәячәк. Балалар үзләрен ил өчен мөһим итеп хис итәргә, аларны тыңларга, ишетергә һәм яхшырак идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итәргә тиеш. Алар үзләрен безнең зур Русиянең бер өлеше итеп хис итсеннәр өчен, – диде Олег Машковцев.

Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Айткулова үзенең сәламләү сүзендә хәрәкәт активистларының хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге өлкән иптәшләренең ярдәменә өмет итә алуларын билгеләп үтте.

Чыганак: glavarb.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас