

Бөтендөнья башкорт корылтае рәисе Юлдаш Йосыпов һәм "Юлдаш" радиосының өлкән мөхәррире Илнур Рамазанов модератор булып чыгыш ясаган "Атайсал" платформасындагы лекцияләр "Яшьләр җыены-2023"форумында катнашучыларга бик ошады.
Биредә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлар корылтае Президиумы рәисе Эльвира Айткулова, Мәскәүдә БСТ телекомпаниясенең махсус хәбәрчесе, медиаэксперт Гөлнара Абдурахманова, БР Фәннәр академиясенең стратегик тикшеренүләр институты директоры Владимир Савичев, тарих фәннәре кандидаты Әхмәт Ярлыкапов, "Аек авыл" конкурсы координаторы, профессор Салия Мурзабаева чыгыш ясады. "Без башҡортлар" хәрәкәте активисты Альберт Исмаил шәҗәрә төзү серләре белән уртаклашты.Башкорт халкына хас булган массакүләм уеннар мавыктыргыч узды.