Яңалыклар
23 Августа 2023, 17:03

Яшьләр күренекле шәхесләр белән аралашты

Күренекле журналист Елена Арямнова  "PR-технологияләр һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр. Проектларны гамәлгә ашыру өчен инструментлар" темасына сөйләде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яшьләр күренекле шәхесләр белән аралаштыЯшьләр күренекле шәхесләр белән аралашты
Яшьләр күренекле шәхесләр белән аралашты

Бөрҗән районында палаткалы лагерь формасында “Яшьләр җыены – 2023” Идел буе федераль округы форумы бара.

Чарада Башкортстанда туган, әлеге вакытта Русиянең төрле шәһәрләрендә белем алучы яшьләр, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләре вәкилләре катнаша.
- Берничә ел элек без Башкортстанда зур яшьләр форумы мәйданчыгы булдыру өстендә эшли башладык, - диде республика Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук. - Республика яшьләрен, аннан читтә яшәүче якташларны һәм Русия төбәкләреннән яшьләрне җәлеп итү ноктасын ясарга уйладык. Шулай итеп "Яшьләр җыены" барлыкка килде. Башкорт теленнән тәрҗемә ителгәндә "җыен" - очрашу дигәнне аңлата.
Форумның эше берничә юнәлеш буенча уза, шул исәптән - медиасфера, студентлар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре өчен оештырылган "Медиатрендлар" платформасы.
Күренекле журналист Елена Арямнова  "PR-технологияләр һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр. Проектларны гамәлгә ашыру өчен инструментлар" темасына кагылды.“Медиатренды” мәйданында журналистика белән мавыгучы 50ләп яшь кеше катнашты. Алар Башкортстанның төрле уку йортларында укыйлар, - диде Елена Арямнова.Ул яшь журналистларга ничек итеп бүген язмаларны укучыга дөрес итеп җиткерергә,  ничек итеп укымлы ясарга кирәклеге турында сөйләде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас