

Кичә Иске Собхангул авылының Күзәмбәт яланында Идел буе федераль округының “Яшьләр җыены-2023” IV яшьләр форумының беренче көне тамамланды.
Көн ахырында 9 юнәлеш буенча эшләячәк командалар визиткалары белән чыгыш ясады.
Кичке чарада Башкортстан яшьләрен республиканың Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Александровна Гайдук сәламләде:
– Һава торышы бик үк яхшы булмаса да, бүген монда җыелуыбызга бик шатмын. Минем фикеремчә, иң мөһиме һава торышы түгел, ә кәеф. Дүртенче ел рәттән Яшьләр җыены дусларын җыя, быел җыен көчлерәк, форум мәгънәсе ягыннан да яңарды, форматы киңәйде.
Бу юлы без соклангыч Бөрҗән районында җыелдык. Җыен палаткалы лагерь форматында үтә. Дүрт көн сез барыгыз да аралашсын, кемнәрдер иске танышларын очратсын, кемнәрдер яңа дуслар тапсын, яңа белемнәр тупласын өчен, күп түгелдер, әлбәттә. Әмма без форматны үстерәбез һәм көчлерәк була барабыз!