Яңалыклар
23 август 2023, 09:04

Яшьләр авылга нигә кайтмый?

Бөрҗән районында үткән яшьләр форумында яшьләрне авылга җәлеп итү юллары турында да фикер алыштылар.

Яшьләр авылга нигә кайтмый?Яшьләр авылга нигә кайтмый?
Яшьләр авылга нигә кайтмый?

 

Форумдагы 9 мәйданның берсе  “Авыл яшьләре” дип атала. Ул агросәнәгать комплексында эшләгән яшьләр өчен тәгаенләнгән. Анда төрле проблемалар турында сөйләштеләр. Аерым алганда, авылда көн күрүче яшьләрдән 5-10 елдан авыл нинди булачак дип сорадылар.

– Безнең авылда хәлләр бик сөенечле түгел, - дип бәян итте катнашучыларның берсе. – Авылда балалар бакчасы белән мәктәп ябылды, балалар күрше авылга йөреп укыйлар. Яшьләр аз, күбесе акча эшләргә вахта белән еракларга чыгып китә. Киләсе ун елда авылның өмете юк, дип уйлыйм.

Авылда умартачылык белән шөгыльләнгән эшкуар төп проблема дип эчкечелекне атады. Ул үзендә эшләүче хезмәтченең эш хакы алгач та аны эчеп бетерүен сөйләде.

Форумда катнашучыларның барсы да аны хупламады: урындагы муниципалитетларда эчеп йөрүче яшьләр күп түгел, диләр алар.

Яшьләрнең авылда калмавының төп сәбәпләре итеп шәһәрләрдәге уңайлыклар, социаль инфраструктура булмавын атадылар. Шул ук вакытта авылда чиста һава, үз хуҗалыгың белән яшәү мөмкинлеге булу күпләрне кызыктыра. Илдә яшьләрне авылга җәлеп итү буенча күп программалар эшләп килүен дә билгеләп үттеләр.

22 августтан 25 августка кадәр Бөрҗән районында Идел буе федераль округының  «Йыйын молодежи - 2023» IV яшьләр форумы үтә. Анда Башкортстан белән Идел буе федераль округыннан гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Удмуртия Республикасы, Татарстан, Самара, Саратов, Оренбург, Курган, Чиләбе өлкәләреннән һәм Пермь краеннан да яшьләр катнаша. Форум палаткалар лагере форматында үтә.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас