

Бүген форумның икенче көнендә яшьләр төрле юнәлеш буенча лекцияләрдә катнаша. Шуларның берсе хәзерге заманда аеруча актуаль булган “Вакыт белән идарә итү һәм карар кабул итү” тренингы. Аны профессиональ коуч, бизнес-тренер, яшьләр сәяясәте өлкәсе, волонтерлык һәм грант конкурслары федераль эксперты Ксения Федорова үткәрде. Тренинг практик яктан да ныгытыла барды. Ничек барысына да өлгерергә, моның өчен вакытны ничек дөрес бүлергә һәм җиткерергә, ә үзеңнең сәламәтлегеңә, хис-кичерешләреңә зыян китермәскә кирәклеге турында төрле мисалларда аңлатты алып баручы. Яшьләр коуч белән бергә практик күнегүләр ясады, белемнәрен ныгытты.