

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 23 августта Бөрҗән районына эш сәфәре белән барды. Ул район территориясендә иң эре чолыкчылык умарталыгында булды.
Эшкуар Вадим Сәйфетдинов биредә умартачылык белән 9 ел шөгыльләнә. Умарталарның гомум саны 300дән артып китә.
2021 елда Вадим Сәйфетдинов тормыш иптәше белән бергә районның “Эшкуарлык сәгате”ндә умартачылыкны үстерү буенча инвестиция проектын тәкъдим итә һәм Бөрҗән районы хакимияте ярдәмен ала.
Радий Хәбиров әйтүенчә, быел республикада чолыкчылыкка ярдәм итү программасы эшли башлады, аның буенча умартачылыкны үстерүгә субсидия алырга мөмкин.
– Чолыкчылык – бик борынгы һөнәр, аның белән бөтен династия бергә шөгыльләнә. Һәм аны икътисадның тармагы, туризмның үсеш ноктасы буларак саклап калу өчен ярдәм программасын булдыру идеясе туды, – диде Радий Хәбиров.