

Бөрҗән районында палаткалы лагерь формасында “Яшьләр җыены – 2023” Идел буе федераль округы гражданнар форумы уза.
Чарага Русиянең төрле төбәкләрендә белем алучы яшьләр оешмалары вәкилләре – яшь башкортстанлылар җыелган.
һәм органнары белгечләре өчен тематик смена планлаштырылды, – диде Башкортстанның яшьләр сәясәте буенча Дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.
тәҗрибә алу өчен генә түгел, үзләренең проекты өчен финанс ярдәм алу өчен бик яхшы мөмкинлек.
Форум кысаларында Башкортстан башкаласында киң колач белән төзелеш алып барылган Евразия фәнни-мәгариф дөньяви дәрәҗәдәге үзәкнең вузара студентлар кампусы үсешенә багышланган стратегик сессия дә үтте.
Форумда катнашучылар объектның үсешен ничек күзаллаулары белән бүлеште.
– Евразия ФМҮдә (НОЦ) ниләр белән тулыландырылырга тиеш?
- Спортзал, чил-зона, коворкинг, бассейн, бушлай психолог, буфет, китапханә, технопарк, лабораторияләр, конференция заллар, кондиционерлар, лекция кабинетлары, иҗат студияләре, намаз урыннары, лингофон кабинеты, катнашучылар өчен бүлмә, гардероб – бүгенге көнгә иң актуальләре шулар.
– Югары уку йортлары алдында нинди бурычлар тора?
- Студентларны практикага җибәрергә һәм НОЦның полулярлыгын арттырырга. Студентлар һәм студентлар оешмаларының бурычы – экскурсияләр уздыру, чараларда катнашу, яңа элемтәләр, тәҗрибә туплау, яшь белгечләр эзләү, чит илләргә стажировка оештыру.
Медиаҗыен кунаклары бүген медицина һәм икътисад юнәлешен үстерүне төп бурыч саный.