

Башкортстан Евразия НОЦ эшләнмәләрен Новосибирск шәһәрендә узган “ТЕХНОПРОМ-2023”тә тәкъдим итте.
Новосибирскиның "Экспоцентр" мәйданчыгында Русиядә зур технологик чара, “Технопром-2023” халыкара форумы һәм күргәзмәсе уза.
Башкортстанның рәсми делегациясе республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – БРның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев рәислегендә эшли. Делегациягә фән мәсьәләләре буенча республика Башлыгы киңәшчесе, Евразия НОЦ Күзәтү советының җаваплы сәркатибе Руслан Казыханов, НОЦ идарәче компаниясе директоры Ирина Буренина, «Киләчәк моторлары» алдынгы инженерлык мәктәбе җитәкчесе Вячеслав Вавилов, БДМУ ректоры Валентин Павлов, УДНТУ ректоры Олег Баулин, БР Фәннәр академиясе президенты Камил Рамазанов керә.
Башкортстан стендында Евразия НОЦ университетлары һәм партнерларының алдынгы эшләнмәләре тәкъдим ителгән. 210 кв.м. мәйданда:
-«Киләчәк моторлары» алдынгы инженерлык мәктәбенең тәҗрибә үрнәкләре,
биомедицина продуктлары, мөгезкатлау ультрафиолет кросслинкингы, шулай ук БДМУ мөгезкатлау протекторларын үткәрү өчен үзебездә җитештерелгән җиһазлар;
- яңа буын керамика һәм аллоген биомедицина имплантатлары;
- пробиотикларның персональләштерелгән штаммнары;
-сәламәт кешеләрнең һәм төрле патологияле пациентларның микробиомын төзәтү өчен шәхси чишелешләр;
-нефть-газ химиясе профилендәге инновацион эшләнмәләр;
-республика җитештерүчеләренең пилотсыз очу аппаратлары тәкъдим ителде.