

"Башгидрометүзәк" хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә һава торышы бераз үзгәрәчәк.
Бүген, 20 августта, Башкортстанның көньяк районнарында яңгыр явуы, яшен яшьнәве көтелә. Кайбер районнарда боз явуы да ихтимал. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +12,+17, төньякта хәтта +7, көндез +20,+25 градус булачак.
Иртәгә көндез шулай ук бераз яңгыр явачак. Җил юнәлешен үзгәртүчән. Көндез көчле җил дә булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары +8,+13, көндез +22,+27 градус күрсәтәчәк.