

Киләсе Яңа ел бәйрәмнәре Русиядә ун көн дәвам итәчәк — 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр. Бу Русия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин имзалаган карардан күренә. Документ тарафыннан 2024 елга ял һәм бәйрәм көннәре графигы расланган.
Хөкүмәт карарында 2024 елның беренче эш көне 9 гыйнвар булачак дип күрсәтелә. 2023 елның 30 һәм 31 декабре шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнлектән, илдә Яңа ел каникуллары ун көн дәвам итәчәк. 2024 елда 6 һәм 7 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Бу эшләми торган бәйрәм көннәре булганлыктан, аларны 10 майга һәм 31 декабрьгә күчерергә карар иткәннәр.
2024 елда Русиядә 23 февральдә билгеләп үтелә торган Ватанны саклаучылар көне җомгага туры килә. Шул сәбәпле гадәттәге биш көнлек график буенча эшләүчеләр 23-25 февральдә өч көн ял итәчәк.
Русиялеләр өчен традицион булган икенче гендер бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне – шулай ук өч көн рәттән билгеләп үтеләчәк. 2024 елның 8 марты да җомгага туры килә, аннан соң эшләми торган шимбә һәм якшәмбе килә.
Май бәйрәмнәре ике очракта да — Яз һәм хезмәт бәйрәме хөрмәтенә дә, Җиңү көне уңаеннан да — дүрт көн дәвам итәчәк: 28 апрельдән 1 майга кадәр һәм 9 майдан 12 майга кадәр. Русиялеләр елның җылы вакытында күбрәк ял итә алсын өчен, ике эш көне булмаган көнне күчерергә туры килгән: 27 апрельдән (шимбә), 29 апрельгә (дүшәмбе) һәм 2 ноябрьдән (шимбә), 30 апрельгә (сишәмбе).
12 июньдә билгеләп үтелә торган Русия көне уңаеннан 2024 елда озын ял көннәре булмаячак, чөнки бу юлы бәйрәм чәршәмбегә туры килә. 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне киләсе елда дүшәмбегә туры килә. Әмма бу юлы озын ял көннәре булмаячак, чөнки, инде билгеләп үтелгәнчә, эшләми торган 2 ноябрь (шимбә) 30 апрельгә (сишәмбегә) күчерелгән.
2024 елның ахырында ял көннәрен күчерү очракларының соңгысы булачак: 30 декабрь (дүшәмбе) эшлисе урынга, елның соңгы эш көне шимбә, 28 декабрь булачак.
Чыганак: lenta.ru

