

16-19 августта Мордовия республикасы «Русиянең этномәдәни күптөрлелеге: заман проблемалары һәм үсеш перспективалары” дип аталган II Бөтерусия фин-угыр халыклары форумын кабул итә. Быел чараның географиясе шактый киңәйгәнгән. Анда Русиянең 36 субъектыннан, шул исәптән Башкортстаннан да, делегацияләр катнаша. Безнең республика делегаөиясен БР мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина җитәкли.
Форум Русиянең этномәдәни күптөрлелеге темасына багышланган театрлаштырылган тамаша белән ачылды. Эшлекле программа пленар утырыш һәм секцияләр эше белән дәвам итә. Дәүләтнең милли сәясәтен торомышка ашыруның актуаль бурычлары, дәүләт хакимияте органнары һәм коммерция карамагында булмаган оешмаларның үзара хезмәттәшлеге, этномәдәни кыйммәтләрне саклау, мәдәният-тел киңлегендә IT-технологияләрне куллану мәсьәләләре карала.
Форумның мөһим мәдәни вакыйгаларының берсе "Без бергә!" фестивале. Анда Краснодар, Владимир, Иҗау, Казан, Төньяк Осетия, Дагыстан, Уфа, Донецк, Мәскәүдән музыкаль коллективлар катнаша.
Беренче тапкыр фин-угыр халыклары форумы 2021 елда Ижау шәһәрендә оештырылган. Ул фин-угыр халыклары съездының тарихи дәвамы булып тора.