Яңалыклар
16 август 2023, 04:37

Эссе көннәр дәвам итә

Кайчанга кадәр?

Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 16 августта, республикада урыны белән күк күкрәп һәм яшен яшьнәп  кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнлә талгын җил исәчәк, көндез ул көньяк, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә  исмәкче, яңгыр яуган  вакытта көчәючән. Һава температурасы көндез +27,+32° тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе, 17 августта,  көньяк районнарда күк күкрәп һәм яшен яшьнәп  яңгыр явуы көтелә. Төнлә көнчыгыштан йомшак  җил исәчәк, көндез аның тизлеге уртача булмакчы. Термометр баганалары төнлә +13,+18°, таулы районнарда +8°, көндез +27,+32°күрсәтәчәк.

Җомга, 18 августта, яңгырлар көтелми. Төнлә һәм көндез йомшак кына җил исмәкче.  Һава температурасы төнлә +13,+18°, таулы районнарда +8°, көндез +27,+32°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас