Вице-премьер - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, республикада урып-җыю эшләре чәчелгән мәйданның чирек өлешендә тәмамланган. Аграрийлар 40 процент бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар басуларын чапканнар. 1,3 млн. тонна ашлык сугылган. Уртача уңыш гектарыннан 20,7 центнер тәшкил итә. Стәрлетамак, Авыргазы һәм Кырмыскалы районнары алдынгылар сафында.
Республикада уҗым культуралары тулысынча җыеп алынган, борчак җыю ахырына якынлаша. Параллель рәвештә хуҗалыклар алдагы ел уңышына нигез сала.
Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, уҗым культураларын чәчүгә зур игътибар бирелә. Чөнки уҗым культураларының уңдырышлылыгы, җәйге һава торышы шартларын искә алганда, язгы сабан ашлыклары уңышыннан артыграк. Уҗым мәйданын 600 мең гектарга җиткерү бурычы куела.
БР Башлыгы сайтыннан.