Яңалыклар
15 август 2023, 10:48

Туризм һәм кунакчыллыкны үстерү бурычы куелды

Автомобиль туризмы һәм юл буе инфраструктурасы үсешенә зур игътибар бүленә.

Туризм һәм кунакчыллыкны үстерү бурычы куелдыТуризм һәм кунакчыллыкны үстерү бурычы куелды
Туризм һәм кунакчыллыкны үстерү бурычы куелды

Русия хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин 26 июльдә Ерак Көнчыгыш һәм Себер федераль округларына эшлекле сәфәре вакытында Алтайда үткән туризм һәм кунакчыллык мәсьәләләренә багышланган киңәшмә йомгаклары буенча бурычлар куйды.
Автомобиль туризмы һәм юл буе инфраструктурасы үсешенә зур игътибар бүленә. Мәсәлән, РФ Транспорт министрлыгына, РФ Икътисади үсеш министрлыгына һәм "Автодор" дәүләт компаниясенә дәүләт-шәхси эшкуарлык партнерлыгы механизмы булышлыгында күпфункцияле юл сервисын булдыру буенча Хөкүмәткә тәкъдим әзерләргә кушыла. Моннан тыш, автомобиль юлларында үсеп чыгачак әлеге төзелешләргә рөхсәт бирү процедураларын гадиләштерү тәкъдиме дә атала.
Шулай ук 26 сентябрьгә кадәр РФ Транспорт министрлыгына һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгына, бу өлкәдә Башкортстан Республикасы тәҗрибәсен искә алып, юл буе сервисы зоналарын үстерү буенча төбәк җитәкчеләренә киңәшләр әзерләү бурычы куела. Михаил Мишустин Башкортстан юл буе сервисы концепциясе белән киңәшмә алдыннан эчке туризм үсеше проектлары презентациясендә танышкан. Шулай ук шушы ук министрлыкларга кызыксынулы оешмалар һәм малтабарлык вәкилләре белән берлектә үзебезнең илдә аттракцион техникасын җитештерү буенча тәкъдимнәр әзерләү бурычы куела.
Киңәшмәдә шулай ук туризм тармагының кадрлар мәсьәләсен, туристик хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү һәм туристларны күбрәк җәлеп итеп буенча эш алып бару, инфраструктурасын яңарту, туристик проектларга ярдәм күрсәтү ысуллары, яңа инициативаларны гамәлгә ашыру кебек бурычлар куелган.

Фото: stylishbag.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас