Яңалыклар
15 август 2023, 16:36

Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Республикага эш сәфәре белән Русия мәгариф министры Сергей Кравцов килде.

Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдыларШәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар
15 августта республикага эш сәфәре белән килгән Русия мәгариф министры Сергей Кравцов Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Совет мәйданында булдылар.  Алар биредә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Мәгълүм булуынча, әлеге сынлы композиция 2022 елның октябрендә Республика көнендә тантаналы ачылды.  Һәйкәл данлыклы 112 нче атлы дивизиясенә һәм Туган илне яклаган ватандашларыбызга багышланган.  Авторы -  сынчы, Русия халык рәссамы Салават Щербаков.
 
БР Башлыгы сайтыннан.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас