Яңалыклар
15 Августа 2023, 06:36

Радий Хәбиров Дагстан халкына кайгы уртаклашуын белдерде

Махачкалада АЗС  шартлау сәбәпле 30 кешенең гомере өзелде һәм 105 кеше каза күрде.

Радий Хәбиров Дагстан халкына кайгы уртаклашуын белдердеРадий Хәбиров Дагстан халкына кайгы уртаклашуын белдерде
Радий Хәбиров Дагстан халкына кайгы уртаклашуын белдерде

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Махачкаладага 30 кешенең гомерен өзгән һәм 105 кеше каза күргән фаҗига сәбәпле тугандаш дагстан халкына кайгы уртаклашуын белдерде.
"Тугандаш Дагстанга зур кайгы килде. Кайгыда да, бәла килгәндә без һәрвакыт бергә булачакбыз. Һәлак булучыларның туганнарының олы кайгыларын уртаклашам һәм каза күргән гаиләләрне Башкортстанга чакырам. Биредә аларга медицина һәм санатор ярдәм күрсәтеләчәк",- диелә республика җитәкчесенең кайгы уртаклашуында.
Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы тиешле хезмәтләргә республиканың барлык автозаправкалау станцияләренә хәвефсезлек кагыйдәләрен һәм ягулык саклау нормаларын кичектергесез рәвештә тикшерергә кушты.

"Башинформ" буенча.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас