Яңалыклар
15 август 2023, 13:52

Башкортстан делегациясе Казахстанга китте

Башкортстан делегациясе визит кысаларында арытаба эшлекле мөнәсәбәтләрнең үсеш мөмкинлекләрен өйрәнә.

Башкортстан делегациясе Казахстанга киттеБашкортстан делегациясе Казахстанга китте
Башкортстан делегациясе Казахстанга китте

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров атна саен үткәргән оператив киңәшмәдә Казахстан белән хезмәттәшлек үсеше мәсьәләләрен тикшерде. Мәгълүм булуынча, БР премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге делегация Казахстанга китте.
- Былтыргы йомгаклар буенча, Башкортстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 10 процентка артты, - диде видеоэлемтә режимында премьер-министр.- Шул ук вакытта 2023 елның тәүге 6 ае да 4,4 процент дәрәҗәсендә уңай үсеш күрсәтте.
Башкортстан делегациясе визит кысаларында арытаба эшлекле мөнәсәбәтләрнең үсеш мөмкинлекләрен өйрәнә. Атап әйткәндә, Башкортстан делегациясе Казахстан тау тармагының бер компаниясе белән Сибай тау-баектыру комбинаты эшчәнлегенең мөмкинлекләре турында сөйләшүләр алып барган.
Андрей Назаров шулай ук Казахстан индустрия һәм инфраструктура үсеше министры Марат Карабаев, Русиянең Казахстандагы Гадәттән һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Алексей Бородавкин һәм Русия Федерациясенең Казахстандагы сәүдә вәкиле Антон Логинов белән сөйләшүләр алып бару нәтиҗәләре турында җиткерде.
Андрей Назаров казахларны "Башкорт озын гомерлелеге" проекты белән таныштырган. Казах партнерлар Башкортстанның әлеге проектына карата зур кызыксыну күрсәткән.
Башкортстан делегациясенең соңгы эш көнендә Казахстан премьер-министры Алихан Смаилов белән очрашу билгеләнгән. Аның белән икеяклы хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшереләчәк.

БР Башлыгы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас