

Бүген, 14 августта, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәү өлкәсендә “Русия армиясе” халыкара хәрби-техник форумында катнашты.
Төбәк җитәкчесе күргәзмә залында кораллар һәм техниканың заманча үрнәкләре белән танышты. Шулай ук ул форумны ачу тантанасында һәм пленар утырышта катнашты, анда илнең оборона-сәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Русия Президенты Владимир Путин форумда катнашучыларга видеосәламләү юллады. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, чара югары абруй һәм танылу яулады, инновацияләр һәм хәрби билгеләнештәге заманча продукциянең дөньядагы иң эре күргәзмәләренең берсенә әверелде. Форум Русиянең чит илләр белән хезмәттәшлеген үстерүгә дә җитди өлеш кертә.
Чарада илнең 1,5 меңнән артык предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итте. Радий Хәбиров Стәрлетамакның “Инмаш” концерны, Русия Оборона министрлыгының медицина тергезү үзәкләренең берләштерелгән стендларында булды.
Шулай ук ул Русия, шул исәптән Башкортстан Геройлары турындагы фотосурәтләр һәм истәлекләр белән дә танышты.

