

Башкортстаннан “Рубин” позывнойлы танк командиры махсус хәрби операция зонасында күрсәткән кыюлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Бу аның исәп буенча – икенче медале.
“Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен безнең якташ, Т-90М танкы командиры “Рубин” Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы белән икенче тапкыр “Батырлык өчен” медален алды. Горурланабыз һәм котлыйбыз!” – дип язган Учалы районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.
Бу батыр егетнең исәбендә тагын күп җиңүләр булыр дип ышанабыз. Ә иң мөһиме – исән-имин туган ягына кайтырга язсын.