Яңалыклар
14 август 2023, 03:07

Эссе булачак

Эссе көннәр туйдырмадымы әле?

Башгидрометүзәктән хәбәр итүләренчә, алдагы өч көндә дә республикада эссе булачак.

Бүген, 14 августта, явым-төшем фаразланмый. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк. Һава температурасы көндез +24, +29 градус булачак.

Иртәгә, 15 августта, шулай ук яңгыр күренми. Җил көньяктан. Термометр баганалары төнен +12, +17 градус, таулы районнарда +7 градус күрсәтсә, көндез +27, +32 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чәршәмбе, 16 августта, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен фаразлана. Җил үзгәреп торучан. Һава температурасы төнен +13, +18 градус булса, көндез +26, +31 градуска кадәр җитәчәк.

Бу җәйге эсселекнең соңгы көннәредер, мөгаен. Кадерен белеп калыйк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас