

19 августта Стәрлетамакта “Купец 2.0” исемле кунакчыллык фестивале үтәчәк.
Бу көнне Салават Юлаев исемендәге сквер сәүдәгәрләр шәһәрчегенә әйләнәчәк. Монда кәсепчеләрнең зур ярминкәсе эшләячәк, 19нчы гасыр рецептлары буенча азыклар әзерләнәчәк, кунаклар әйлән-бәйләнгә басачаклар һәм VR-технологияләр ярдәмендә узганнарга экскурсияләр оештырылачак.
Гадәттәгечә, фестиваль мәйданчыгы берничә тематик зонага бүленә. Кунакларны сәүдәгәрлек тарихы, халык һәм классик музыка, үзенчәлекле азыклар көтә.
Быел оештыручылар бәйрәм кунаклары өчен яңа мәйдан әзерләгән. Ул “Туристик зона” дип атала. Монда Башкортстан табигатенең иң хозур һәм үзенчәлекле урыннарына сәяхәт итеп булачак.
Ничекме? Бу сорауга җавапны беләсегез килсә, 19 августта Стәрлетамакка рәхим итегез.