

Мәктәп автобуслары паркы тулылануын дәвам итә. Чираттагы партия республиканың төрле почмакларына юлланачак. Бу хакта хәбәр итеп, Радий Хәбиров үзенең социаль челтәр битендә “Автобуслар уңайлы, укуга, ярышларга, экскурсияләргә йөртү өчен әйбәт җиһазландырылган. Безнең бурыч – Башкортстан укучыларының вакытын тулы һәм файдалы үткәрүгә мөмкинлек бирү. Аларның авылда яки шәһәрдә яшәве мөһим түгел.
Республиканың мәктәп автопаркында 1,5 мең автобус исәпләнә, алар 50 меңнән артык бала йөртә. 2018 елдан алып федераль һәм республика бюджеты исәбенә барлыгы 955 мәктәп автобусы сатып алдык. Бу эшне дәвам итәргә ниятлибез, – дип язды.