Яңалыклар
11 август 2023, 04:14

“Безнең шәһәр турында хәзер Антарктидада да беләләр”

Башкортстанлы Антарктидада үз шәһәренең исеме язылган табличка урнаштырган.

https://vk.com/ruslangilyazetdinovhttps://vk.com/ruslangilyazetdinov
https://vk.com/ruslangilyazetdinov

Учалы шәһәре һәм Антарктида арасы 14410 километр икәнлеген белә идегезме?

"Хәзер Русиянең Антарктидадагы иң зур станцияләренең берсендә – Новолазаревскаяда безнең шәһәр турында беләчәкләр. Анда безнең якташ, Кунакбай авылы егете Айнур Галин сейсмолог булып эшли. Учалының юбилеена ул билгеле “Чыршы”га безнең шәһәрнең исеме һәм аңа кадәрге ара язылган билге урнаштырган”, – дип язган үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә Учалы районы башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов.

Шунысын билгеләргә кирәк: Учалыга 1955 елда поселок буларак нигез салына. Соңыннан аңа шәһәр статусы бирелә. Быел әлеге статусны алуга 60 ел тулуны билгелиячәкләр. Һәм якташлары Айнур Галин шул уңайдан Учалы шәһәрен Антарктида киңлекләрендә дә таныткан.

 

 

“Безнең шәһәр турында хәзер Антарктидада да беләләр”
“Безнең шәһәр турында хәзер Антарктидада да беләләр”
“Безнең шәһәр турында хәзер Антарктидада да беләләр”
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас