+21 °С
Болытлы


Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Уфа тимер юлы вокзалы тирәсендә төтен чыгу турында хәбәр килә. Вокзалга Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре оператив рәвештә килеп җитә. 11 кеше һәм 3 берәмлек техника җәлеп ителә. Урында ачыклануынча, тимер юлы вокзалы артында чүп һәм куаклар яна. Янгын ялмаган мәйдан киңлеге ачыклана, тиешле чаралар күрелә. Зыян күрүче юк.