

Агымдагы елның июнь башына торак сатып алу өчен социаль түләүгә чиратта 5 меңнән артык яшь гаилә торган. Бу хакта БР Төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Егор Родин хөкүмәт утырышында хәбәр итте. Республика аларга булышу өчен үз программасын булдырачак.
–3 ел ярым эчендә субсидияне (аның гомум суммасы 1,3 млрд сум тәшкил иткән) 1,1 мең яшь гаилә алган, –диде республика премьер-министры Андрей Назаров. – Әлеге программаның вакыты чыкты, шуңа күрә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү тәртибен җайга салучы норматив хокук акты кабул итәргә киәрк. 2023 елда яшь гаиләләргә торак сатып алуга социаль түләүләр бирер өчен бюджетта 338 млн сум каралган. Федераль бюджеттан бирелгән 52 млн да шул исәптә.
Родин сүзләренә караганда, ведомство Башкортстан министрлар кабинетының субсидияне бирү тәртибен, күләмен, бала туганда яки уллыкка алганда өстәмә социаль түләүләрне раслаучы карар проектын эшләгән дә инде. Документны Андрей Назаров хуплады.