Яңалыклар
10 август 2023, 06:04

Уфа комлыкларында холера штаммы тапканнар

Кеше өчен әлеге штамм куркыныч түгел, ул йокмый.

Уфа комлыкларында холера штаммы тапканнарУфа комлыкларында холера штаммы тапканнар
Уфа комлыкларында холера штаммы тапканнар

Уфа комлыкларында холера штаммы тапканнар. Бу хакта 9 августта республика Роспотребнадзорында хәбәр иттеләр.

Белгечләр бу штаммны Кашкадан, Архимандрит, Максимовское һәм Тирән  күлләрдә, шулай ук “Солнечное” комлыгында тапканнар. Ведомство хәбәр итүенчә, аны сулыкларда ел саен табалар. Кеше өчен әлеге штамм куркыныч түгел, ул йокмый.

–Төбәктә холера таралу куркыныч юк, – дип тынычландыра Роспотребнадзор вәкилләре.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас