

Башкортстанда 77 авылда почта бүлекләре клиентларны кабул итә башлаган.
Моңа кадәр, бүлекләрнең эшчәнлеге тергезелгән булса да, пенсия, пособиеләр, гәзит-журнал һәм хатларны почтальоннар өйдән өйгә таратудан тыш, башка хезмәтләр күрсәтелми иде. Авыл кешесенә район үзәгенә яки почта бүлеге эшләгән башка авылларга барырга туры килде. Хәзер исә почта бүлекләрендә барлык хезмәтләрне алырга мөмкин булачак.
“Тәнәфестән соң авылдагы почта бүлекләренең кешеләр өчен күнегелгән эш форматын кайтардык. Эш күләменә карап, кайсыбер авылларда почта атнасына берничә көн эшләячәк. Авыл халкы, почтаның төп хезмәтләреннән тыш, өстәмә һәм финанс хезмәтләр дә ала алсын өчен буш вазифаларга хезмәткәрләр җыюны дәвам итәбез”, – ди Федераль почта элемтәсенең республика идарәсе директоры Ленард Шәфыйков.