Яңалыклар
10 август 2023, 06:55

Акча алучы депутатлар күбәя

Менә сиңа, мә!

https://ufa.aif.ruhttps://ufa.aif.ru
https://ufa.aif.ru

Башкортстанның Дәүләт Җыелышында – Корылтайда даими нигездә эшләүче һәм шуның өчен акча алучы депутатлар саны күбәйде.

Шул турыдагы законны Корылтай кабул итте һәм 5 июльдә республика Башлыгы имзалады. Документка ярашлы, хезмәт хакы алучы депутатлар саны 30га җитәчәк. Моңа кадәр даими нигездә эшләүче депутатлар санын 2021 елда 25кә кадәр арттырганнар иде.

Әйткәндәй, быел сентябрь аенда Дәүләт Җыелышы –  Корылтайга җиденче чакырылыш депутатларын сайлаячакбыз. 10 сентябрьдә – бердәм тавыш бирү көнендә – 777 сайлау кампаниясе үтәчәк. Аның нәтиҗәсендә Корылтайга һәм җирле үзидарә органнарына 7 меңнән артык депутат мандаты бүленәчәк.

27 июльдә Башкортстан Башлыгы сайлауларга әзерлек буенча чаралар планы указына кул куйды. Әле бу юнәлештә кызу эш бара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас