Яңалыклар
9 август 2023, 05:39

Радий Хәбиров студентлар белән очрашты

Ачык мәйданда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Пермь, Чиләбе шәһәрләренннән каникулга кайткан кызлар һәм егетләр җыелган иде.

Радий Хәбиров студентлар белән очраштыРадий Хәбиров студентлар белән очрашты
Радий Хәбиров студентлар белән очрашты

Республикадан читтә укучы студентларны бергә туплаган  # Дома форум-слетында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең төрле уку йортларында белем алучы яшьләр белән очрашты. Ачык мәйданда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Пермь, Чиләбе шәһәрләренннән каникулга кайткан кызлар һәм егетләр җыелган иде.

 Төбәк җитәкчесе булачак белгечләр белән аралашты, аларның киләчәккә планнары белән кызыксынды һәм Кече Ватанда һәрвакыт аларга булышлык итәргә әзер булуларын әйтте.

–Без монда яшәргә һәм эшләргә теләк булсын өчен барысын да эшлибез. Биредә рәхәтләнеп яшәргә, эшләргә һәм уңышларга ирешеп, биеклекләр яуларга мөмкин. Республика динамик рәвештә үсешә, бик күп күрсәткечләр буенча алдынгы урыннар били. Сез нинди генә карар кабул итсәгез дә, без аны хупларбыз.Шулай да барыгызны да өйдә көтәбез, –диде Радий Хәбиров очрашуда.

Радий Хәбиров студентлар белән очрашты
Радий Хәбиров студентлар белән очрашты
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас