Яңалыклар
8 август 2023, 12:00

Студентлар туган җирдә очрашты

Уфада республикадан читтә укучы студентларны бергә туплаган  # Дома форум-слеты үтә.

Студентлар туган җирдә очраштыСтудентлар туган җирдә очрашты
Студентлар туган җирдә очрашты

Уфада республикадан читтә укучы студентларны бергә туплаган  # Дома форум-слеты үтә. Быел ул Русиянең төрле шәһәрләрендә белем алучы яшьләрне Чишмә районындагы “Патриот”паркында җыйды. Чараның төп максаты – булачак яшь белгечләрне туган төбәккә кайтару. Ә алар нигездә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Пермь, Чиләбе шәһәрләрендәге югары уку йортларында белем ала.

Өч көнлек чарада иң актив, сәләтле студентлар өчен бай  программа әзерләнгән: тематик мәйданчыклар, эшлекле уеннар үткәрелә. Беренче көнне яңа гына танышып өлгергән кызлар һәм егетләр командаларга тупланып, «Гонка героев»  каршылыкларын үтте. Аннан соң биредәге үзенчәлекле “Партизаннар авылы” музеен карады.  Һәркайсыннан онытылмас бай тәэссоратлар алды алар.

Бүген исә алар социаль проектлау буенча эшлекле уенда  катнаша. Ә көннең икенче өлеше “Спортивная республика”, “Арт-республика”, “Республика гражданского роста”, “Республика туризма”, “Бизнес-республика”тематик мәйданчыкларында шөгыльләнүгә багышлана.

Кичен форумда катнашучылар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашачак, үзләрен кызыксындырган, борчыган сорауларын бирә алачак.

Студентлар туган җирдә очрашты
Студентлар туган җирдә очрашты
Студентлар туган җирдә очрашты
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас