Яңалыклар
8 август 2023, 07:44

Эсседә эш көнен кыскартырга телиләр

Кояш үтә кыздырганда су буенда гына ятасы да бит...

Эсседә эш көнен кыскартырга телиләрЭсседә эш көнен кыскартырга телиләр
Эсседә эш көнен кыскартырга телиләр

Дәүләт Думасында ЛДПР партиясе вице-спикеры Борис Чернышов РФ Хезмәт кодексына эсседә эш көнен яки сменаны кыскарту турындагы закон проектын тәкъдим итте.

«Югары температура йогынтысыннан саклану һәм эш урынында уңайлы хезмәт шартлары булдыру максатларында, хезмәткәр эш көнен кыскартуны таләп итәргә хокуклы. Эш бирүче, урамда һава температурасы 28,5 градус булганда, эш көнен яки сменаны бер сәгатькә, 28,6 градустан 29 градуска кадәр булганда ике сәгатькә, һава температурасы 29,1 градус һәм аннан да югарырак булса, дүрт сәгатькә кыскартырга тиеш», диелә закон проектында.

Хезмәт кодексының 92 маддәсен үзгәртү ниятләнә, диелә хәбәрдә.

Ай-һай,  тышта эссе дип кенә үзгәртерләр микән Хезмәт кодексын?!.

Чыганак: ria.ru

Читайте нас