Яңалыклар
7 август 2023, 09:16

Министр велосипедта җилдерде генә!

Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Уфаның Агыйдел елгасы буйлап иртән велосипедта йөгереп үтте.

Министр велосипедта җилдерде генә!Министр велосипедта җилдерде генә!
Министр велосипедта җилдерде генә!

«Росздравнадзор» җитәкчесе Алла Самойлова, Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, Уфа мэры Ратмир Мәүлиев, Бөтенрусия беренчел медицина-санитар ярдәм киңәшмәсе катнашучылары да аңа кушылды.

         Федераль министр башкалар белән бергә «Ватан» паркыннан Дуслык монументына кадәр барды.

         «Сахалиннан алып Көнбатыш чикләребезгә кадәр бөтенрусия киңәшмәләре үткән зур калаларда иртән велосипедта йөрү — безнең традиция. Бу — иртән-иртүк кәефне күтәрү һәм шул ук вакытта үзебезнең Русия калалары белән танышу ысулы да. Уфа шәһәре дә, аның  Агыйдел яр буйлары да миңа бик ошады.  Башкортстан башкаласы бик матур, яшел кала»,— диде Михаил Мурашко үзенең тәэссирләре белән бүлешеп.

"Башинформ" буенча.

 

Министр велосипедта җилдерде генә!
Министр велосипедта җилдерде генә!
Министр велосипедта җилдерде генә!
Министр велосипедта җилдерде генә!
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас