Яңалыклар
7 август 2023, 16:40

Мәктәпләрне Яңа уку елына әзерлиләр

2023 елда Башкортстанда 28 муниципалитетта 70 мәктәптә 77 бина ремонтлана.

Мәктәпләрне Яңа уку елына әзерлиләрМәктәпләрне Яңа уку елына әзерлиләр
Мәктәпләрне Яңа уку елына әзерлиләр
2023 елда Башкортстанда 28 муниципалитетта 70 мәктәптә 77 бина ремонтлана. Республикабыз ремонтланучы мәктәпләр саны буенча Русиядә икенче урында тора. Бу хакта БР Хөкүмәте рәисе урынбасары Илшат Таҗетдинов белдерде.
Быел мәктәпләрне яңарту һәм аларга корылмалар сатып алу өчен 4.3 млрд. сум бүленгән. Шуның 3,6 миллиарды- федераль бюджеттан. Якын вакытларда Шаран, Әлшәй, Чишмә, Кырмыскалы һәм Мишкә районнарында урнашкан мәктәпләрдә ремонт эшләре төгәлләнәчәк.
Федераль акчаларны мәктәпләргә капиталь ремонтка җәлеп итү буенча быел Башкортстан Русиядә беренче урынны били, диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров һәм Мәгариф министрлыгына нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.
Быел Башкортстанда яңа уку елы ярты миллион укучы өчен башланачак. Шуларның 54 меңе - беренче класс укучылары. Яңа уку елында республика мәктәпләрендә Донбасс төбәкләреннән 209 бала укый башлаячак.
 
БР Башлыгы сайтыннан.
 
Мәктәпләрне Яңа уку елына әзерлиләр
Мәктәпләрне Яңа уку елына әзерлиләр
Мәктәпләрне Яңа уку елына әзерлиләр
Мәктәпләрне Яңа уку елына әзерлиләр
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас