Яңалыклар
7 август 2023, 07:51

Бездә яңа тимер юлы булачак

Аның аша Төньяк Уралдан Кытай һәм Кавказга кадәр юлланып булачак, диләр. 

newsbash.runewsbash.ru
newsbash.ru

Башкортстанда яңа тимер юлы төзиячәкләр.

140 километр озынлыктагы зур һәм яңа тимер юлы республиканың көньягында төзеләчәк, дип хәбәр итте бүген хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

“Русия тимер юллары – көчле партнерларыбызның берсе. Соңгы елларда эшләгән проектларның барысын  да санап тормыйм. Әмма шунысы ачык – без алга барабыз", – дип бәян итте Радий Фәрит улы.

Аның әйтүенчә, алда ике зур проект көтелә.

“Алар – Уфа тимер юл боҗрасы һәм Сибай-Подольск-Новорудная юлы. Без, ниһаять, республиканың көньягында зур тимер юлы төзелешен башлыйбыз”, – ди төбәк җиткәчесе.

Әлеге тимер юлы Төньяк Уралдан Кытай һәм Кавказга кадәр турыга чыгу мөмкинлеге бирәчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас